15 февраль көнне Район мәдәният йортында "Кукмара кышы"район татар җыры фестиваль - конкурсының Гала концерты булып узды. Гала концертта районның иң яхшы 10 башкаручысы катнашты. Фестивальнең Гран приын Кенәбаш авылыннан башкаручы Гөлдания Ярмиева яулады.