18 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган хәрби-патриотик җыр һәм нәфис сүз смотр-конкурсының Гала-концерты булып узды. Гала-концертта төрле номинация җиңүчеләре чыгыш ясады, алар Лауреат дипломнары белән бүләкләнде.