Нырты авылы китапханәчесе “Бердәмлек” клубына йөрүче ханымнар белән “Талантлы син туган җирем” дип исемләнгән кичә уздырды. Кичәдә танылган якташ әдипләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү авылның шигьри җанлы кешеләре белән очрашу бик җанлы үтте. Якташ язучыларның иҗат эшләреннән төзелгән “Күктә йолдызлар җирдә без бар”дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.