“И туган тел, и матур тел!” шигырь сөйләү конкурсы

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

21  февральдә  район балалар китапханәсендә,  Халыкара туган тел көне якынлашу уңаеннан,  “И туган тел, и матур тел!”  дип исемләнгән шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста төрле яшьтәге  район һәм авыл балалар бакчасыннан нәниләр катнашты.  Китапханәче Фирдания Закирова,  төсле презентация ярдәмендә  Халыкара туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, балаларны әлеге көннең әһәмиятле икәнлегенә төшендерде.  Балалар  татар язучылары Г.Тукай, М.Җәлил, Э.Мөәминова шигырьләрен татар һәм рус телендә  сәнгатьле итеп башкарды.  Аларның  чыгышын  жюри   әгъзалары бик игътибар белән тыңлаганнан соң, балаларның сөйләү үзенчәлекләрен, үз-үзләрен сәхнәдә тоту алымнарын исәпкә алып, урыннар билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Конкурс  соңында  Г.Тукайның  “Туган тел” дип исемләнгән җыры башкарылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International