22 февраль көнне Кукмара муниципаль районы Советы бинасында Кукмара муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия каршындагы терроризмга һәм экстремизмга мәгълүмати каршы тору буенча пропаганда төркеменең чираттагы утырышы узды.
Массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә экстремизмны һәм терроризмны пропагандалау элементларын ачыклау, Кукмара муниципаль районында яшәүчеләр арасында деструктив сайтларда катнашучыларын ачыклау максатыннан материаллар мониторингын оештыру мәсьәләләре, шулай ук 2019 елга террорчылыкка каршы эшчәнлекне мәгълүмати тәэмин итү буенча чаралар планы турында фикер алыштылар.