Буген Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Янгыннан саклану чаралары” дигән әңгәмә узды.
Тәрбияче Абдуләхәтова Ф.Г. янгын вакытында һава температурасының бик югары булуы, агулы газлар һәм төтен бүленеп чыгу нәтиҗәсендә нинди куркыныч янавы турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар янгынга китерүче сәбәпләрне сурәтләгән рәсемнәр дә карадылар, янгыннан саклану чараларын да, янгын чыккан очракта нинди номерга шалтыратырга кирәклеген дә искә төшерделәр.
Бу чарада барлык балалар да бик игътибарлы һәм җаваплы булдылар.