27 февральдә «Росинка» клубының чираттагы дәресе - рус язучысы В. Бианканың юбилеена багышланган «Лесные полянки от Виталия Бианки» экологик сәгате узды. Клуб җитәкчесе Хафизова Гөлфия язучының искиткеч биографиясе һәм иҗат юлы, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга тулы мәхәббәт турында сөйләде. Соңыннан балалар «Бианки әсәрләрен белүчеләр»дигән әдәби викторинада актив катнаштылар. Алар бик теләп табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, авторның әкиятләреннән өзекләр укыдылар, тест сорауларына җавап бирделәр. Чара кызыклы һәм файдалы үтте. Соңыннан балалар В. Бианка әкияте буенча "Биектау" мультфильмын карадылар.