23 февраль көнне бәйрәм уңаеннан Иске Юмья авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге ир-атлар өчен «Күңелеңне батырлыкка җибәрсен» дип исемләнгән әдәби - музыкаль сәгать үткәрде. Чара барышында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына батырлыгы белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр укыдылар, җырлар, биюләр башкардылар. «Намус белән Ватанга хезмәт итәм» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә әзерләнде.