Аралашу сәгате «Әдәплелек турында сөйләшү»

2019 елның 1 марты, җомга

1 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова 4 нче мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен «Әдәплелек турында сөйләшү»дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Ул балаларны «этикет» һәм «әдәплелек» сүзләренең мәгънәсе, кунакта, театрда, мәктәптә һәм башка җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, ә соңыннан уен формасында бу белемнәрне ныгыттылар. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International