Хөрмәтле укучыларыбыз!

2019 елның 1 марты, җомга

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә «Ә. Еникины укыйбыз» төбәкара акциясе уза. Акцияне оештыручылар-Башкортстан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе. Акция татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланып, 2019 елның 12 февраленнән 30 мартына кадәр узачак. Чарада 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.

Беренче этапта катнашучы Әмирхан Еникинең әлеге чараларда яңгыраячак әсәрләрен билгели, Әмирхан Еникинең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган китап күргәзмәләре, катнашучыларның иҗади эшләре күргәзмәләре оештыра.

Икенче этап 2019 елның 26 февраленнән 16 мартына кадәр әлеге чор дәвамында акциядә катнашучы барлык учреждениеләрдә дә чараларда Әмирхан Еники әсәрләре яңгырарга, акцияне үткәрү турында мәгълүмати материаллар (үткән чаралар турында фотолар һәм хәбәрләр) һештег белән социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. #

Өченче этап-2019 елның 18 мартына кадәр катнашучылар оештыручыларга электрон почтага форма буенча Хисап (2 нче кушымта) җибәрә mcbkukmara.@mail.ru 2018 елның 18 мартыннан да соңга калмыйча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International