Вахит авылында ел саен үткәрелеп баручы "Кышкы спартакиада" кысаларында "Вахитов" хуҗалыгы, "Урал" хуҗалыгы, "Восток" хуҗалыгы, Мамадыш районы командалары арасында ярышлар дәвам итә. Бүген, 3 март көнне командалар волейбол, хоккей ярышларында көч сынаштылар. Хоккей ярышында 1 урында- "Вахит" хуҗалыгы, 2 урында- Мамадыш районы командасы, 3 урында- "Восток" хуҗалыгы җиңү яуладылар. Калган уеннарның финал өлеше, Кышкы Спартакиада чарасын ачу тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү 9 март көнне 9:00 сәг.тә Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында узачак