Кукмара үзәк китапханәсенең уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы ЦСОН “Тылсым” да ял итүче өлкәннәребез өчен Татарстанның халык язучысы Әмирхан ага Еникинең тууына 110 тулуга багышланган “Рухи матурлык җырчысы” дигән әдәби сәгать уздырды. Чара барышында ял итүчеләр язучының иҗаты,төрле елларда язылган әсәрләре белән таныштылар.Әмирхан Еники- әдәби тәрҗемә остасы, күп кенә рус язучыларының әсәрләрен, халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәржемә ителгән.