2019 елның 1 мартыннан 4 мартына кадәр Казан шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбе спортчысы һәм тренеры Альберт Шәңгәрәев (тренер Марес Бәдертдинов) 68кг авырлык категориясендә сугыш самбосы буенча Россия Чемпионатында катнашты һәм Испаниягә Европа чемпионатына юллама яулап, көмеш призер булды. Альберт һәм аның тренерын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз, Европа Чемпионатында җиңүләрен телибез.