Май чабу атнасы бара, бу уңайдан Балдыкенә авылы китапханәчесе, борынгы традицияләрне саклап, кече сыйныф укучылары белән тасмалар җыйдылар. Гадәт шундый иде, безнең әниләр һәм әбиләребез балачакта Масленицага йортлар буйлап йөреп, тасмалар җыйдылар, аларны кызлар һәм малайлар иңнәренә бәйләделәр. Балаларга бу гадәти булмаган борынгы гореф-гадәт бик ошады, алар бик күп татлы призлар алдылар, әбиләре белән бергә Масленица такмаклары җырладылар.