“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” Республика акциясе кысаларында балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны А.Алиш премиясенә лаек булган язучылар белән ташыштырды. Танылган балалар язучылары – Ш. Галиев, Ф. Сафин, Й..Шарапова, Р. Бәшәр, Р. Миңнуллин, Р. Корбан иҗаты белән танышу электрон презентация ярдәмендә алып барылды. Балалар бу язучыларның гыйбрәтле һәм кызыклы хикәяләре, шигырьләре белән таныштылар. Й. Шәрәпованың "Зоопаркта" һәм Ф. Сафинның "Керпенең шәһәргә сәяхәт" китапларын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Тыңлаганнан соң балалар бик теләп китапның иллюстрацияләрен карадылар, әлеге китаплар турында фикер алышуда актив катнаштылар. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.