Бәйрәм кичәсе “Язгы чәчәк бәйләме”

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

6 март көнне Кукмара үзәк китапханәсендә 8 Март  бәйрәме алдыннан китапханәче Пахомова Валентина Геннадиевна  «Современница” клубына йөрүче ханымнар өчен “Язгы букет” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Сөйкемле ханымнар өчен бу көнне  җырлар, котлаулар, шаярулар яңгырады. Клубка йөрүчеләр күңелле конкурсларда, викториналарда катнаштылар, символик бүләкләр алдылар. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International