Шигырь бәйгесе “ Язгы тамчы"

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

7 март көнне Үзәк балалар китапханәсе Кукмара 3-нче номерлы "Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә “ Язгы тамчы"дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханә хезмәткәре Закирова Фирдания балалар өчен матур презентация әзерләде, 8 Март бәйрәме тарихы белән таныштырды, балаларга туган кешенең – әнинең кадерен белү һәм яратуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде, китапларга күзәтү үткәрде. Балалар әниләр турында иң матур шигырьләр сайладылар, Э. Шәрифуллина, Е. Благинина, А. Барто, И. Токмакова, И. Закононская һ. б. шигырьләр сөйләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗәләр чыгарды. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International