2019 елның алтынчы мартында “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлге хезмәткәре тарафыннан “Минем йортым-минем ныгытма” программасы кысаларында балигь булмаган балалар һәм әнилэр өчен 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Син дөньяда иң яхшысы!» темасына конкурс-күңел ачу программасы үткәрелде. Чараның төп максаты- балаларда әти- әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү булды. Чара викторина – “сорау-җавап”формасында узды. Балалар бик теләп катнаштылар, сорауларга җаваплар таптылар.
Конкурс ахырында балаларга һәм әнилэргэ буләкләр тапшырылды.