“Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә балалар белән тегү остаханәсендә әниләргә бүләкләр әзерләнде.

2019 елның 8 марты, җомга

 Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә социаль проект нигезендә тернәкләнү курсы үтүче балалар белән тегү остаханәсендә әниләргә бүләкләр әзерләнде.

          Балалар алъяпкыч, чәйнек каплавычы hәм көнкүреш сумкалары тектеләр.

           Әниләргә иң кадерлесе – балалары үз куллары белән эшләгән бүләкләр.

           Бүләкләрдән кала төрле кул эшләнмәләре   белән  күргәзмә оештырылды. Һәрбер кул эшләнмә үзенчәлекле  hәм кабатланмас үрнәктә иде.

        

Тернәкләндерү үзәге хезмәт инструкторы Асия Кадыйр кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International