Сергей Димитриев хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады!

2019 елның 8 марты, җомга

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе яз башына туры килә, җир җанлана, табигать уяна һәм якты кояш нурлары астында беренче чәчәкләр төшә.

Бу көн барыбыз өчен дә мәхәббәт һәм матурлык символына әверелде. Әниләр, хатыннар, кызлар – тормышта иң яраткан һәм кадерле кешеләр. Мәңгелек кешелек кыйммәтләре Сезнең белән аерылгысыз бәйләнгән: Мәхәббәт, Гаилә, балалар, туган йорт - бу дөньяда какшамас һәм кадерле нәрсәләр. Сезнең көндәлек кайгыртулар нәтиҗәсендә безнең йортларда балалар бик җылы һәм уңайлы, акыллы һәм сәламәт булып үсә, ир-атлар үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итә.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек булсын. Сезне яратучылар һәм яратучыларыгыз яманлыклардан сакласыннар, бернәрсә дә хатын-кыз бәхетен алып китмәсен. Барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иң изге теләкләр телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International