2019 елның 5-7 мартында Казан шәһәрендә «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре 2003-2004 елгы егетләр арасында һәм 2005-2006 елгы кызлар арасында ТР Беренчелегендә катнаштылар.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2019 елның 5-7 мартында Казан шәһәрендә «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре 2003-2004 елгы егетләр арасында һәм 2005-2006 елгы кызлар арасында ТР Беренчелегендә катнаштылар. Тренер Альберт Закиров шәкертләре югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Азалия Шаһиева 50 м га брасс белән йөзүдә беренче булды, алтын медаль яулады, спорт мастерлыгына кандидат разрядын раслады һәм Татарстан Республикасының йөзү буенча җыелма команда составына керде. 100 һәм 200 метрга брасс белән йөзүдә Азалия Шаһиева 3 урынны яулады. Алсу Зайцева 50 м га ирекле стиль белән йѳзүдә бронза медаль яулады. Кызларны һәм аларның тренеры Альберт Закировны югары уңышлары белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар һәм спортта алга таба да югары үрләр яулауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International