Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие «тернәкләндерү үзәгендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды.
Бәйрәм бик җылы һәм уңайлы шартларда узды. Чарага балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Әниләр үзләренең балалары белән барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Барлык әниләр дә талантлы һәм иҗади булып чыкты. Чарада катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф иде.
Балалар һәм аларның әти-әниләре оештырган бәйрәм һәм җыелган бүләкләр өчен зур рәхмәт белдерделәр.