2019 елның 8 мартында Айдар Шәмсетдинов истәлегенә хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Ветераннар», Олыяз авылының «Камышлы», Камышлы авылының «Аш Бузи», Сосновка, Зур Кукмара авылының «Витязь» хоккей командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Олыяз авылының «Олыяз» командасы алды, икенче урынны Кукмара авылының «Зур Кукмара» командасы, беренче урынны Кукмара шәһәренең «Ветераннар» командасы алды.
«Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Яппаров Рамил (Олыяз), «Иң яхшы сакчы»-Сәйфетдинов Айрат(Кукмара), «Иң яхшы һөҗүмче» -Хәбибрахманов Алмаз (Олыяз), «Иң яхшы уенчы» - Гарипов Илнур (Зур Кукмара), «Кыйммәтле уенчы» - Галимҗанов Сәлим (Олы Кукмара) танылды.