"Олимп" Боз сараенда 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2019 елның 9-10 март көннәрендә " Олимп» Боз сараенда 2006 елгы командалар  арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды. Финалда   Биектау авылы  «Биектау», Алабуга шәһәренең «Серебряные волки», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Яшел Үзән шәһәренең «Тигры» командалары  катнашты.

      Уен нәтиҗәләре буенча  өченче урынны  Биектау  авылы командасы яулады,  икенче урын – Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы, финал җиңүчеләре-Яшел Үзән шәһәренең «Тигры» командасы.

     «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Волчек Никита (Алабуга шәһәре), «Иң яхшы сакчы» номинациясендә - Сабирҗанов Альберт (Биектау авылы), «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә - Җәләев Динар (Кукмара шәһәре), «Иң яхшы уенчы»номинациясендә Сергеев Кирилл (Яшел Үзән шәһәре) танылды.

    Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галиева Рузалия Хәким кызы командаларны җиңүләре белән котлады һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International