Шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәме алырга мөмкин

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә, 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алырга хокуклы:

- сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидияләр;

- савым сыерларын, кәҗә һәм ана кәҗәләрен тоту чыгымнарының бер өлешен кайтару;

-яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, чебешләр-бройлерлар) сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау);

- товар һәм нәселле таналар һәм таналар сатып алу чыгымнары өлешен кайтару;

- бияләр тоту өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау.

2019 елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең барлык төрләре буенча кирәкле документлар исемлеге белән тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

http://agro.tatarstan.ru/rus/2019-god.htm

Барлык кызыксындырган сораулар буенча гражданнар мөрәҗәгать итә ала:

- «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ (843)221-77-40 телефоны буенча;

- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә. Авыл хуҗалыгы идарәләренең телефоннары һәм адреслары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм сылтама буенча танышырга мөмкин; http://agro.tatarstan.ru/rus/territor.htm

- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү бүлегенә (843)221-76-54, 221-76-55 телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International