ГРАЖДАННАР ИГЪТИБАРЫНА!
2019 елның 19 мартында проектны гамәлгә ашыру кысаларында – Татарстан Республикасы Кукмара нотариаль округы нотариуслары, Пенсия фонды, АО «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» белгечләре, суд приставы һәм адвокатлар тарафыннан халыкка түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк, адресы: Кукмара шәһәре, Ленин урамы 15, 2 кат, "Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе.
Кабул итү графигы:
8.00 дән 09.30 кадәр Пенсия фонды белгече Мамаев Марс Егорович;
09.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр суд приставы Ахатова Әлфирә Фәрид кызы;
11.00 дән 12.30 га кадәр нотариус Вәлиев Рафил Кави улы;
12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр АО «БТИ РТ» Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе Юзмиев Габделнур Миңнехай улы;
14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы.
Белешмәләр өчен Телефон: 2-65-14.