2019 елның 14 мартында Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Загидуллина Алия Ильдус кызы ведомствоара “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән “Бала көткәндә” темасына очрашу үткәрелде. Очрашу кысаларында хатын-кызлар белән йөкле вакытта киләчәктә аңлы рәвештә әни булулары турында әнгәмә корылды, тугыз кешегә буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.