Бу хакта 14 мартта Министрлар Кабинетында ТР вице-премьеры Василь Шәйхразиев Татарстанның дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлеше турындагы доклад кысаларында хәбәр итте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "кулланучылар хокукларын яклау турында" закон нигезендә товар турында мәгълүмат рус телендә, ә өстәмә рәвештә җитештерүче (башкаручы, сатучы), Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрендә һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрендә тәкъдим ителергә тиеш.Шуңа күрә республиканың ике дәүләт телендә продукция төргәкләрендә, ярлыкларда, инструкцияләрендә һәм этикеткаларында мәгълүмат урнаштыру ирекле характерда.
"Шулай да ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында һәм Без Татарстанда яшәвебезне исәпкә алып, бу эшне башкаруыгызны сорыйбыз", - дип мөрәҗәгать итте Василь Шәйхразиев ТР җитештерүчеләренә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, безнең яңалыкларны рус телендә генә түгел, татар һәм инглиз телләрендә дә укырга була.