2019 елның 12 нче мартында Кукмара шәһәренен Чыңгыз Әйтматов исемендәге 1нче номерлы гимназиясендә Татарстан халыклары Дуслыгы йорты “Дуслык һәм килешү” дәресе үткәрде. Биредә шәһәрнең 7 нче сыйныф укучылары төрле милләтләр арасындагы дуслыкнын мөһимлегенаңладылар. Дәрес программасы “Минем илем- минем мөһитем”, “Камил-куркак”, “Карбыз” фильмнарын караудан башланды.Фильмнарны караганнан соң алып баручы интерактив сорау алу уткәрде. Укучылар милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, узара фикер алыштылар. Дәрес ахырындаТатарстан халыкларыДуслыгы йорты тарафыннан әзерләнгән концерт курсәтелде. “Сантош” бию коллективы һинд халкының “Көнъяк биюен” башкарды, Үзбәкстан егете Зариф Зарифов “Андижан полькасы” биюенкүрсәтте, Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев “Кара җорга” казах җырын, Конго республикасында туып үскән Оливер Мукенди “Утыр әле яннарыма” исемле татар җырын башкардылар. Концерттан сон дәрес вакытында активлык күрсәткән балаларга буләкләр тапшырылды.