Кукмарада “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабы дәвам итә

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Анда җиде районнан килгән меңнән артык яшь талант чыгыш ясаячак

Район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” XIX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы уза. Анда Кукмара, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба, Теләче районнарыннан килгән меңнән артык яшь талант катнаша. Алар үз районнарын Казанның “Уникс” күңел ачу комплексында тәкъдим итү өчен көч сынаша.

Фестивальнең ачылу тантанасында кунакларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Равия Каримуллина сәламләп, матурлык һәм сәнгать бәйрәме белән тәбрикләде. Шулай ук ул “Созвездие-Йолдызлык” республика фестивале хәрәкәте продюсеры Дмитрий Тумановка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Конкурс үз тирәсенә талантлы балаларны җыя һәм аларга үзләрен күрсәтергә, алга таба да үсәргә, яңа дуслар табарга зур мөмкинлекләр ача, - диде ул. – Бәйрәмне ел саен үткәрү безнең гореф-гадәтләрне генә саклап калмый, ә балалар һәи мәдәният учреждениеләрен яңа талантлар беләнтагын да тулыландыра.

Чарада катнашучыларны сәнгать бәйрәме белән фестивальнең жюри рәисе, Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина да тәбрикләде.

- Яз җитү белән безнең фестиваль бар Татарстанны колачлап ала, ул тормышыбызның бизәге булып хезмәт итә. Балалар, без сезне яратабыз, уңышлар телибез, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International