2019 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр Нурлат шәһәрендә тренер Марес Бәдертденов, Энҗе Юсупова һәм Данил Шиһапов җитәкчелегендәге «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең самбо бүлеге тәрбияләнүчеләре 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар. Кызлар Энҗе Юсупова укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: 37кг авырлык категориясендә Ландыш Хәкимова ( 3 нче урта мәктәп) җиңүче булды, Карина Мисюкевич ( Кукмара 4нче урта мәктәбе) көмеш призер булды.