Вахит авылы китапханәчесе 3-4 сыйныф укучылары белән “Җылы сүз җан эретә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чара балаларны кече яшьтән үк бер - береңә карата әдәпле, мәрхәмәтле олы җанлы булырга кирәклелеген аңлатып үстерү максатыннан уздырылды.