"Аралашу клубы»

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 20 мартында «аралашу клубы» утырышына Кукмара шәһәренең Мактаулы гражданины Закирова Нурия Кәшиф кызы чакырылган иде.  
        Аның бөтен тарихы илебезнең, республикабызның үсеш этаплары белән бәйле иде. Ул чордагы барлык балалар кебек үк оешу баскычлары узды: октябренок, пионер, комсомолка. Барысы да шул вакыт символикасын - октябренка, пионер, комсомол значокларын зур кызыксыну белән карадылар. Озак еллар Комсомол лидеры була, аннары пенсиягә кадәр «Яшь турист»станциясе директоры булып эшли.
          Хезмәт эшчәнлеге елларында Нурия Кәшиф кызы актив тормыш позициясе алып барган. Республика дәрәҗәсендәге туристик слетлар, семинарлар оештырды. Барлык ярышларда да аның туристик станциясе командасы, район данын яклап, беренче урыннарны яулады.
         Лаеклы ялга чыккач, ул үзгәрмәде, үзенә тугры калды. 
Нурия Кәшиф кызы «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының актив катнашучысы, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр өчен чаралар оештыра, спорт, иҗат белән шөгыльләнә.
         Бу очрашуда да аның милли стильдәге эшләре: калфаки, түбәтәйләр, милли чигү белән бизәгән күкрәк билгеләре күргәзмәсе оештырылган иде.
         Барлык катнашучылар – балалар, аларның әти-әниләре, үзәк хезмәткәрләре аны кызыксынып тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр.
        Нурия Кәшиф кызы алга таба да чарага РЦДПОВга килергә, белгечләр, балалар һәм аларның ата-аналары белән тәҗрибә уртаклашырга теләк белдерде.
        Мондый очрашулар заманча яшьләргә туган як, туган ил тарихын белергә ярдәм итә; милли мәдәнияткә, халык традицияләрен торгызуга кызыксыну арта.
          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International