Татарстанда агроиминләштерү аеруча мөһим

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча эшче киңәшмә узды. Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков,«РСХБ-Страхование» СК АҖнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Ольга Санкова, «ВСК» САО Казан филиалы директоры урынбасары Светлана Луговнина, «Согласие «СК»ААҖнең Корпоратив иминләштерү бүлеге башлыгы Айрат Хәкимов һәм «Талисман» с АҖ Корпоратив иминләштерү бүлеге башлыгы Юлия Сорокина катнашты.

Очрашу барышында яклар Татарстанда агроиминләштерү үсеше перспективалары турында фикер алыштылар, 2011 елның 25 июлендәге 260-ФЗ номерлы «авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында һәм «авыл хуҗалыгын үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында " федераль законга үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, иминият продуктлары тәкъдимнәрен карадылар һәм агымдагы елга авыл хуҗалыгы культураларын иминиятләштерүне үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт программасы гамәлдә, аның кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре иминият премияләре өчен чыгымнарның 95% ка кадәр түләтергә мөмкин.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча министрлыкта (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International