«Сүрелмәс рухлы каләм» (язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе)

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 март көнне Кукмара үзәк китапханәсендә танылган китаплар авторы, журналист, “Бәллүр каләм” бүләге иясе, язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе булды. Язучы белән очрашуга китапханәчеләр, татар әдәбиятын, язучы иҗатын яратучылар җыелды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы кунакларны Г.Галимуллинаның тормыш һәм иҗаты белән таныштырды. Язучы иҗаты турында китап күргәзмәсе оештырылды.

Гөлсинә ханымга килгән кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, язучы иҗаты турында фикерләрен җиткерделәр,тулы матур җаваплар алдылар. Шулай ук язучы  үзенең “Кайнар диңгез юлы” исемле яңа китабы белән дә таныштырды.

Очрашу бик җылы мөһиттә үтте. Язучы кунакларга үзенең истәлекле бүләкләренәзерләп килгән иде.  Моңа җавап итеп китапханә хезмәткәрләре Гөлсинә ханымга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International