Кукмара районы Кошкино авылында гражданнарны кабул итү

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 мартында Кукмара районының Кошкино авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәүче белгече Илшат Бәдретдинов катнашында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку үткәрелде.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде. 

Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучылар хәбәрләре " газетасы таратылды.

 

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International