2019 елның 21 мартында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен ТАССР ның 100 еллыгына багышланган әңгәмә үткәрелде.
Балалар игътибар белән библиотекрь Загидуллина Г.Ф. тыңладылар hәм ТАССР ның 100 еллыгына багышланган презентацияне карап уздылар.
Мондый патриотик чара хәзерге яшүсмерләргә бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш.
Социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы