21 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5а сыйныф укучылары өчен “Һөнәрләр калейдоскобы” дигән дәрес-презентация үткәрде. Ул һөнәрнең нәрсә икәнен һәм яхшы белгеч булу өчен нәрсә белергә кирәклеген сөйләде. Балалар онытылган, кирәкле, хәзерге заман һөнәрләре һәм аларның төрләре турында мәгълүмат алды. Балалар табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды.