Янсыбы авылы клубында Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан "Шигърият" кичәсе үткәрелде.

2019 елның 22 марты, җомга

21 март көнне Янсыбы авылы клубында Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан "Шигърият" кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рашит Минегалиев, районыбыз шагыйрьләре Харис Мостафин һәм Илдар Тимергалин, авылыбыз иҗатчылары Суфия Мостафина, Гөлйөзем Шәрәфетдинова, Расим Хәбибуллиннар катнашты. Җанлы әңгәмә барышында авторлар башкаруында шигырьләр яңгырады, зур экраннан аларның җырлары каралды, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды. Актив иҗатчыларга “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Кичә Илгиз Зариповның Харис Мостафин сүзләренә язган “Килегез Кукмарага” җырын барлык тамашачыларның күмәк башкаруы белән тәмамланды. Ике сәгать барган бәйрәмнән халык рухи азык алып, тәэсирләнеп таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International