ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Зур Кукмара урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән берлектә “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” дигән темага китапханә дәресе үткәрде. Укучылар белән дуслык темасына багышланган әкиятләрдән өзекләр укылды, дуслыкның көчлелеген һәм ныклыгын билгеләү максатыннан уеннар уйналды һәм коллаж ясады.