Манзарас мәдәният йортында Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар узды

2019 елның 22 марты, җомга

22 март көнне Манзарас мәдәният йортында Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар узды. Семинар кысаларында район мәдәният йорты директоры А. Б. Сафина, район мәдәният йорты директоры урынбасары Г. Р. Бадыгиева, Манзарас авыл мәдәният йорты директоры А. В. Минһаҗева чыгыш ясадылар. Манзарас авыл җирлегенең мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре көче белән "Әниләр һәм бәбиләр"дип исемләнгән чара үткәрелде. Җырлар һәм биюләр күрсәтелде. Семинар ахырында мәдәният хезмәткәрләре анкеталар тутырдылар, баллар буенча семинарның югары дәрәҗәдә узуы күренә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International