“Әйдәгез, дуслар, берләшик!”

2019 елның 22 марты, җомга

 

    21 нче март календарьда  халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне дип билгеләнә. Ел саен бу көнне Кукмара районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә шундый балалар тәрбияләүче гаиләләр җыела. Аларга “Әйдәгез, дуслар, берләшик!”дип исемләнгән зур чара үткәрелде.

   Чарада бик күп кунаклар катнашты. Алар чыгышлар ясадылар, әти – әниләргә җылы рәхмәтләрен белдерделәр.“Созвездие–Йолдызлык 2019” конкур-сында катнашкан балалар үзләренең искиткеч матур чыгышлары белән кунакларыбызны сөендерде. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Үзебезнең үзәктә эшләп килүче театр студиясенең яшь артистлары “Кот в сапогах” әкиятен сәхнәләштерде.

  Чарабыз бик күңелле, җылы мөнәсәбәттә үтте. Балаларга ахырдан бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, мондый чаралар бик кирәк.  “Кояшлы” балалардан хөкүмәт, җәмгыять читләшмәсен иде, киресенчә, аларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм кулы сузсын иде.

 

Каримова Альбина Хидиал кызы

 II – коррекцион төркем тәрбиячесе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International