22 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Баһавиева А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4б сыйныф укучылары өчен Театр елына карата «Театр дөньясында» дип исемләнгән сәяхәт дәрес үткәрде. Балалар театрның барлыкка килү тарихы, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, Татарстан театр актерларының иҗаты белән таныштылар. Театр дөньясында булган төрле һөнәрләр турында белделәр. Соңыннан "Тамчы" китап театр клубына йөрүче балалар И. Зәйниевның "Кәҗә, сарык һәм башкалар" әкияте буенча инсценировка күрсәттеләр. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.