23 март көнне Комсомол мәйданында "Кыш озату - Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм программасын район мәдәният йорты үзешчәннәре "Сау бул Кыш - исәнме, Нәүрүз" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән ачып җибәрделәр. Тамаша вакытында кышның чучеласын яндыру булды. Бәйрәм барышында районның иң яхшы башкаручылары зур бәйрәм концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Мәйданда спорт-күңел ачу һәм сәүдә нокталары эшләде, анда кешеләрне традицион коймак, шашлык һәм кайнар чәй белән сыйладылар.