2019 елның 21 мартыннан 24 мартына кадәр Чирмешән район үзәгендә «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 2002-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча, ТР укучыларының XII Спартакиадасы зачетына, ТР Беренчелегендә катнаштылар. Максим Исаев 50кг үлчәү категориясендә, Антон Платонов 60кг авырлык категориясендә (тренеры Марес Бәдертденов), Алина Федорова 44кг авырлык категориясендә (тренеры Энҗе Юсупова) көмеш призерлар булдылар . Команда зачетында «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 3 нче урынны алды. Спортчыларыбызны котлыйбыз, укуларында уңышлар, спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.