2019 елның 16-24 мартында Пермь шәһәрендә «Алтын алка» клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының финалы 2006-2007 елгы командалар арасында узды. Финалда Россиянең барлык төбәкләреннән 62 команда катнашты. Татарстан Республикасынын данын Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы яклады.
Уен нәтиҗәләре буенча тренер Ганиев Илдар Марсель улы җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы дүртенче урынны алды.
Шул форсаттан "Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе администрациясе балаларга, ата-аналарына һәм тренерга Ганиев И.М. рәхмәт белдерә, барысына да сәламәтлек, иминлек һәм алга таба да спорт нәтиҗәләре телибез