27 март көнне Зут Сәрдек мәдәният йортында "Күңелләрең хуш булсын - Нәүрүз мөбарәк булсын" дигән бәйрәм чарасы үтте. Чарага Нәүрүзбикә, Яз кызы, Чаптар егет, Кыш бабай белән Кар кызы, Наян белән Шаян килгәннәр иде. Бәйрәм кунаклары кайнар чәй, коймак, ботка белән сыйланды.