28 март көнне Саба районы Югары Утар авылында балалар йортына хәйрия ярдәме күрсәтү кысаларында Сабанчино авыл клубы мөдире гаиләсе исеменнән мәктәп кирәк-яраклары сатып алынды. Концерт программасы тәкъдим ителде. Коллектив бик җылы каршы алды, зур рәхмәт белдерделәр һәм якын киләчәктә яңа очрашулар теләделәр.