2019 елның 22 мартында «Тылсым халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Вафина Йолдыз һәм Мифтахова Гөлия, Татарстан Республикасы буенча Федераль Җәзалар үтәтү хезмәте идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә, Кукмара район хастаханәсе табибы Сабирҗанов Рөстәм Миннәхмәт улы белән «Эчкечелек һәм Милләт сәламәтлеге» дигән темага очрашу оештырдылар.
Чара эчкечелекне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Социаль эш буенча белгеч Вафина Йолдыз катнашучыларны сәламәт яшәү рәвеше төшенчәләре һәм әлеге төркемгә керүче компонентлар турында сөйләде, шулай ук эчемлекләр куллануның нәтиҗәләре белән таныштырды. Нарколог Рөстәм Миннәхмәт улы, балигъ булмаган балалары булган ата-аналарга балалар белән сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү актуальлеге һәм аның барлык кануннарының үтәлеше турында киңәшләр бирде. Социаль педагог Мифтахова Гөлия әти-әниләр өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча «Мин тормышны сайлыйм дигән »анкета үткәрде.