Трыш авылы клубында балаларның каникулларын файдалы үткәрү максатыннан күп төрле чаралар оештырылды. Балалар " Поле чудес" уенында катнашып көчләрен сынадылар; авылыбыз имамы Мөдәррис хәзрәтнең бик эчтәлекле вәгазен тыңладылар;сәламәтлекләрен ныгыттылар "Күңелле стартлар"уенында катнаштылар; яз темасына картиналар иҗат иттеләр; эшче һөнәр ияләре белән очрашу өчен фермага экскурсиягә бардылар. Язгы каникулларда үткәрелгән һәр чара балалар күңелендә якты эз булып калыр.